news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова һәм Эдгард Запашный Казан циркына директор сайлаячак

Әлеге минутларда Татарстан башкаласында Казан циркы директоры вазифасына конкурс бара.

Ирада Әюпова һәм Эдгард Запашный Казан циркына директор сайлаячак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында ведомство башлыгы Ирада Әюпова һәм Вернадскидагы Мәскәү Зур циркы директоры Эдгард Запашный очрашты. Хәзерге минутларда узучы киңәшмә йомгаклары буенча Казан циркы директорын сайлаячаклар. Бу хакта “Татар-информ”га ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бүген бездә Казан циркы директоры вазифасына бәйге бара. Яңа директор исеме бер сәгатьтән билгеле булачак. Комиссия составында Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Вернадскидагы Мәскәү Зур циркы директоры Эдгард Запашный бар”, - дип хәбәр итте Татарстан Мәдәният министры матбугат хезмәте белгече Ленар Нәгыймов.

Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылган мәгълүмат материалларыннан күренгәнчә, конкурс комиссиясенә шулай ук Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, Г. Камал исемендәге татар дәүләт театры баш режиссеры, Татарстан Театрлар берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Мәдәният министрлыгы карамагындагы иҗтимагый совет рәисе Марсель Таишев кергән.

Кандидатларга таләпләр: аларның югары белеме булырга, яше алтмыштан артмаска, җитәкче вазифасында кимендә биш ел эшләргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100