news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Мәдәният министрлыгы максатын мәдәни кодны билгеләүдә күрә

Иннополиста Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе бара.

Ирада Әюпова Мәдәният министрлыгы максатын мәдәни кодны билгеләүдә күрә
Рамиль Гали

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе алдыннан күрсәтелгән фильм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тавышы белән яздырылган иде. Иннополиста Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе бара.

Документаль фильмның нигезенә милләтнең мәдәни коды турында уйланулар салынган. Мәдәният министры Ирада Әюпованың ел йомгакларына багышланган доклады да шушы темадан башланып китте.

Министр үз чыгышында тарихи хәтер темасына тукталды. Теманы Татар китабы музее директоры Луиза Янсуар дәвам итеп, Шәриф Камалның музей-фатирында яңа форматта эшли башлаган Татар китабы йорты концепциясе белән таныштырды.

Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100