news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Мәдәният өлкәсендә заманча бурычларны хәл итү өчен экосистема кирәк

Казанда мәдәният хезмәткәрләренең «Софитлар яктысында» республика форумы башланды.

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан муниципаль берәмлекләре мәдәният хезмәткәрләренең «Софитлар яктысында» дип исемләнгән ике көнлек республика форумы ачылды. Съезд «Мәдәният: проект алымы — заман чакыруы» панель дискуссиясеннән башланды.

«Неконференция һәм формаль булмаган аралашу технологиясе безнең зур команда өчен бик мөһим. Бүген мәдәният тармагы алдында бик күп чакырулар тора, без мәдәният экосистемасын төземәсәк һәм мәдәният хезмәткәрләренең элемтәсе булмаса, алдыбызга куелган бурычларны үтәү бик катлаулы булачак», — диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Съезд вакытында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән танылган спикерлардан мастер-класслар белән проект эшчәнлегенә юнәлтелгән мәгариф программасы узачак. Чараның беренче көне концерт һәм мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланачак.

«Софитлар яктысында» форумында игътибарны балаларга бирергә кирәк. Чөнки без барыбыз бергә мәдәният һәм сәнгать, һәм барыбыз бергә балаларыбызны тәрбиялибез — бу мәсьәләне неконференция кысаларында хәл итәргә телибез», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Шулай ук панель дискуссиядә Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова да булды.

30 мартта форум мастер-класслар белән дәвам итәчәк. Катнашучылар үз проектларын булдырачак һәм аларны тренд-сессиядә тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100