news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова мәдәният әһелләренең мактаулы исемнәр алу вазгыятенә аңлатма бирде

Мәдәният министры бүләкләү комиссиясе вәкилләре, мәдәният әһелләре һәм журналистлар белән бергә түгәрәк өстәл уздыру мөмкинлеген әйтте.

Ирада Әюпова мәдәният әһелләренең мактаулы исемнәр алу вазгыятенә аңлатма бирде
Михаил Захаров

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова республиканың мәдәният әһелләренә бирелә торган мактаулы исемнәре уңаеннан түгәрәк өстәл уздырырга тәкъдим итә. Бу хакта ул журналистлар белән традицион очрашу вакытында әйтте.

Соңгы елларда мәдәният әһелләренә мактаулы исемнәр бирелү темасы җәмәгатьчелек тарафыннан еш күтәрелә башлады. Ирада Әюповага да бу темага берничә кат комментарий бирергә туры килде. Бүген дә әлеге тема көн тәртибендә каралды.

«Республиканың үз мактаулы исемнәре булу сәнгать әһелләренә федераль мактаулы исемнәргә дәгъва итү срогын ерагайта — алар башта республикадагы исемнәргә ия булырга тиешләр», — диде мәдәният министры. 

«Федераль исемне аның кадерен төшермәү өчен бик сайлап кына бирәләр. Шуңа күпләр өчен республиканың мактаулы исемнәре бер мотивация», дип дәвам итте ул.

«Исем бирү ул озак процесс. Төп шарт булып төп профильдән тыш эшчәнлек тә карала. Бу исемне ни өчен алуың ышандырырга тиеш. Документлар җирле үзидарә, мәдәният министрлыгы аша уза һәм дәүләт бүләкләре буенча комиссиядә карала», — дип аңлатты министр.

Ирада Әюпова бүләкләү комиссиясе вәкилләре, мәдәният әһелләре һәм журналистлар белән бергә әлеге темага багышланган түгәрәк өстәл уздыру мөмкинлеген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot