news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова мәдәни объектларның ябылуы турында: Кризис мөмкинлек тә бирә

Бер айлык тәнәфес вакытында мәдәният учреждениеләрендә эчке эшләр башкарылачак.

Ирада Әюпова мәдәни объектларның ябылуы турында: Кризис мөмкинлек тә бирә
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанның мәдәният учреждениеләре Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында кертелгән махсус режим чорын яңа сезонга әзерлек буларак кабул итәргә тиеш. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

«Безнең өчен иң кыйммәтлесе — тамашачылар. Бүген аларның сәламәтлегенә куркыныч янавын һич кенә дә теләмибез. Шунлыктан бу бер айлык тәнәфесне мәдәният учреждениеләрендәге эчке эшләргә сарыф итәчәкбез», — диде министр.

Әюпова бүген һәркемнең әлеге чорны яңа сезонга әзерлек буларак кабул итәргә тиешлеген искәртте. Өметсезлеккә бирелергә түгел, ә үсешкә омтылырга кирәк, дип билгеләп үтте Татарстанның мәдәният министры.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус таралу куркынычы аркасында чикләүләр кертте. Нәтиҗәдә, музейлар, китапханәләр, концерт мәйданчыклары һәм бозда узачак чараларны үткәрмәскә булдылар яки башка вакытка күчерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100