Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова Лаешта «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильм төшерү урынын карады
Декорацияләр төзелеше тәмамлана, 11 сентябрьдә төшерү эшләре планлаштырылган.
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Игорь Носов Семрук тарихи җирлеген карады. Бу турыда Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Семрук җирлеге Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча сериал төшерү өчен Лаешта Кама елгасы буенда төзелгән.
Кунакларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Илнур Гайниев һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев озатып йөрде.
Декорацияләр төзелеше тәмамлана, 11 сентябрьдә төшерү эшләре планлаштырыла. Сериалны «Россия 1» телеканалында күрсәтәчәкләр.
- Гүзәл Яхина фильмда төп рольне Чулпан Хаматова уйнавын теләгән. Фильмның режиссеры - «Кровавая барыня», «Деньги», «Нелюбимый» эшләре буенча танылган Егор Анашкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз