news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: «Әкият» театрында Яңа ел тамашаларына билетлар сатылып беткән диярлек

Мәдәният министры әйтүенчә, Яңа ел чыршы бәйрәмнәренә ел азагына кадәр билетлар сатылып беткән диярлек, гыйнвар башына әле билетлар бар.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Әкият» дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашаларына 19980 билетның 19438е сатылган.

Татарстан Хөкүмәте йортында мәдәният министры Ирада Әюпова шул хакта әйтте. Ул Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә узачак төрле чараларга күзәтү ясады. Дәүләт театр, музей учреждениеләрендә балалар, гаиләләр өчен йөзләгән чаралар үткәрү ниятләнә.

Дәүләт музейларында — 50, театрларда 250 дән артык уникаль вакыйгалар, филармонияне дә кертеп, концерт оешмаларында йөздән артык чара узар дип көтелә. Республиканың барлык районнарында 500 дән артык чара планлаштырылган.

«Яңа ел чыршы бәйрәмнәренә ел азагына кадәр билетлар сатылып беткән диярлек. Гыйнвар башына әле билетлар бар. Санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә чаралар санын арттырсак та, билетларны бик актив алалар», — диде Ирада Әюпова. Аның сүзләренчә, Раштуа тамашаларына, концертларына да билетлар беткән диярлек.

Мәдәният министры Камал, Кариев, Качалов, Яшь тамашачы театрларына, Милли музейларга, филармониягә билетларның 57 проценты сатылганын әйтте. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, Казан циркында, Зөя утрау-шәһәрендә, Болгар, Алабуга музей-тыюлыкларында, башка мәдәният учакларында да төрле чаралар көтелә.

Форсаттан файдаланып, Ирада Әюпова брифингта катнашучыларны Нардуган бәйрәме белән дә тәбрикләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100