Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова Казан циркының үз программасы булмауның ике сәбәбен әйтте
Быел яңа директор билгеләнгәндә Казан циркының прокат мәйданчыгы гына булуыннан туктап, үз труппасы төзеләчәге турында сүз булган иде.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Казан циркының милли программасы булмауның ике сәбәбен күрсәтте. Бу хакта ул бүген мәдәният министрлыгында журналистлар белән очрашу вакытында «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп әйтте.
«Циркта беренче проблема — кадрлар. Безнең цирк мәктәбе бар, ләкин кадрлар биредә калмый. Икенче сорау — теләк булырга тиеш. Әлегә ул күренми. Без үткән атнада гына Рамил Шәрифуллин белән сөйләштек. Мин аңа нәрсәдер үзгәртү теләге булырга тиешлеген әйттем», — диде Ирада Әюпова.
Мәдәният министры цирк ресурслары кулланылган программа әзерләү теләге барлыгын әйтте. «Бу цирк программасы гына түгел, цирк сәнгате элементлары катыштырылган театральләштерелгән программа булырга мөмкин», — диде ул.
«Ә профессиональ труппа турында сүз бара икән, бу беренче чиратта кадрлар мәсьәләсе. Бу бик озак процесс. Кешеләрне югалту җиңел ул, кире кайтару авыр. Безнең чыгарылышлар Цветной бульвар циркында да, Дю Солейда да эшлиләр. Без аларны әзерләүгә акча кертәбез», — диде Ирада Әюпова.
Ул Казан циркы мәсьәләсендә «катып калган ноктадан» кузгала алачагыбызга ышаныч белдерде.
Казан циркы директоры итеп Рамил Шәрифуллин быел март аенда билгеләнде. Директор ачык конкурс аша сайланды. Рамил Шәрифуллинның элеккеге цирк директоры Дамир Шәрифуллинның улы. Ирада Әюпова яңа директор билгеләнүе турында журналистларга хәбәр иткәндә Казан циркының прокат мәйданчыгы гына булуыннан туктап, үз труппасы төзеләчәге турында да әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз