news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Казан циркы проблемалары белән, мөгаен, яңа команда шөгыльләнер диде

Бүгенге көндә Казан циркы – прокатка биреп тору мәйданчыгы гына, диде мәдәният министры Ирада Әюпова.

Ирада Әюпова Казан циркы проблемалары белән, мөгаен, яңа команда шөгыльләнер диде
Михаил Захаров/архив, Рамиль Гали

(Казань, 11 августа, "Татар-информ"). Казан циркы проблемалары белән, мөгаен, яңа команда шөгыльләнер, әмма хәзергә кадрлар буенча төгәл карар юк. Бу турыда Ирада Әюпова “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга "Без галстука" проекты өчен биргән интервьюда сөйләде.

“Казан циркы директоры Дамир Шәрифуллинның китәргә теләве, арыганлыгы турында соңгы 2-3 ел дәвамында күп кешегә әйткәнен беләм. Чыннан да, төзелеш катлаулы булды. Ул - Россия Федерациясендә бик югары рейтинглы кеше”, - диде министр.

Соңгы елларда Казан циркының проблемалары һәм кискен мәсьәләләре шактый җыелды. Бүгенгә ул прокатка биреп тору мәйданчыгы гына, диде Әюпова. Цирк мәктәбе булуын да исәпкә алып, үзебезнең "милли" номерларны һәм программаны күрергә телибез. Цирк мәктәбе аккредитациясе - аерым тема. Хәзер оешма балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе буларак аккредитация узган, аның сәнгать мәктәбе лицензиясе юк.

“Әгәр бу системалы мәсьәләләрне хәл итсәк... Безнең балалар бик талантлы. Цирк мәктәбенең 15 еллыгында мин номерларны карадым, алар югары дәрәҗәдә ясалган иде. Анда хәл итәргә теләгән мәсьәләләр күп: ремонтны төгәлләргә, җитешсезлекләрне бетерергә, - дип ачыклык кертте министр. – 3,5 ел гарантия дәвамында ремонтның оператив хәл итүне таләп иткән төрле проблемалар тудыруы – ул нормаль этап. Әмма иң мөһиме – ул эчлек”.

Әюпова сүзләренчә, хәзер “Росгосцирк” белән Казан цирк мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең берничә номерын программага кертү турында сөйләшүләр дәвам итә. Әмма бу сөйләшүләрдән тиз нәтиҗә көтәргә кирәкми, “могҗизалар булмый”, - диде ул.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 11 августта 18.30 һәм якшәмбе, 12 августта 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100