Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова: Иммерсив спектакль - 5D сәнгать ул
Татарстанның мәдәният министры “Анна Каренина” иммерсив спектакле тамашачыларга “комфорт зонасыннан” чыгарга ярдәм итәчәк, дип ышана.
(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Динара Прокопьева). Иммерсив спектакль - 5D сәнгать үрнәге ул. Бу хакта Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова “Анна Каренина” иммерсив спектакленә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
Иммерсив спектакль кебек яңа төр сәнгатькә ачылу өчен, кешедә шактый гына ирек дәрәҗәсе булырга тиеш, дип саный министр.
“Мөгаен, бу спектакльгә килүчеләр өчен ул “комфорт зонасыннан” чыгу кебек булыр. Чөнки без барыбер, театр сәнгатен сәхнә аша кабул итәргә өйрәнгән”, - диде Ирада Әюпова.
- Лев Толстойның “Анна Каренина” романы буенча иммерсив спектакль-сәяхәтнең дөньякүләм премьерасы 3-5 ноябрь көннәрендә Демидов йортында (элекке ЗАГС бинасы) булачак. Спектакльне куючы - Диана Сәфәрова. Ул театр режиссеры, ГИТИСны тәмамлаган. “Тере шәһәр” заманча сәнгатькә ярдәм фондына нигез салучыларның берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз