news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Гаяз Исхакый музее язучының туган авылында калырга тиеш дип саный

Күренекле татар язучысы Гаяз Исхакый музее 1993 елда Яуширмә авылында эшли иде.

Ирада Әюпова Гаяз Исхакый музее язучының туган авылында калырга тиеш дип саный
Рамиль Гали

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Гаяз Исхакыйның музее язучының туган авылында калырга тиеш дип саный. Бу хакта ул бүген журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

Мәдәният министры Гаяз Исхакый музее буенча проект-смета документация эшләре төгәлләнеп килүен әйтте. Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музее нинди булачагы күзаллана башлаган.

«Гаяз Исхакыйның музеен район үзәгенә — Чистайга күчерү турында да фикерләр булды. Мин моңа каршы. Аңлагыз: мемориаль музей ул шәхес кенә түгел, ә җирлек тарихы. Барлык музейларны туристлык маршрутларына яраклаштырып бетерү дөрес түгел. Киресенчә, маршрутлар үзләре музейларга туры китерелергә тиеш. Монысы дөресрәк», — диде ул.

«Күчерә башласак, әйдәгез, бөтенесен Казанга күчереп бетерик, алайса. Бөтенесен бер селтәнүдә карап чыксыннар да — эш беттеме?! Бу дөрес түгел. Урынның серен сакларга кирәк. Тарих ул зур объектлар гына түгел, ә шушы зур булмаган музейлар да», — диде ул.

  • Күренекле татар язучысы Гаяз Исхакый музее 1993 елда Яуширмә авылында ачылган. Ул 1999 елдан бирле республика күләмендәге мәдәни мирас объекты булган Сәйфетдин сәүдәгәр йортында эшләп килә. Музей Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгының филиалы булып тора. Аның фондында 3000 экспонат бар. Яуширмә авылы район үзәгеннән 28 км ераклыкта урнашкан. Музей бинасы ремонтка мохтаҗ хәлдә иде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100