news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Гүзәл Яхинаның китапларына карата фикерен әйтте

Казанда Гүзәл Яхинаның “Дети мои” романын тәкъдим итү кичәсе булды.

Ирада Әюпова Гүзәл Яхинаның китапларына карата фикерен әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова ТРның Милли китапханәсендә Гүзәл Яхинаның яңа чыккан “Дети мои” (“Балаларым минем”) романын тәкъдим итү кичәсендә язучының китаплары турында фикерен әйтте. Иҗат кичәсендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

Ирада Әюпова “Зөләйха күзләрен ача” һәм “Дети мои” әсәрләрен кешеләрнең язмышлары турында түгел дип саный: “Без илнең кеше язмышына тәэсир итә алуы турында бик сирәк уйланабыз. Миңа калса, Гүзәл Яхинаның әлеге ике китабы татар хатыны яки Идел буенда яшәгән немец гаиләләре турында түгел. Монда якланмаганлык темасы күтәрелә. Безнең белән булган теләсә кайсы вакыйга шул ук вакытта безне сындыра да ала, безне көчле дә итәргә мөмкин. Рухи көчебез безне беркайчан да ташлап китмәсен, иң яхшы көннәребез безне кырыс якка үзгәртмәсен иде”, - диде Ирада Әюпова.

Татарстанның мәдәният министры фикеренчә, “Зөләйха күзләрен ача” романындагы төп героиня – Зөләйханың чисталыгы сакланырга тиеш. “Бездә укучыларның күп булганына сөенеп туя алмыйм. Үзләрен Гүзәл Яхина әсәрләрендә эзләүче яисә табып өлгергән кешеләр дә бар. Монда авторның тырышлыгы күренә”, - дип сөйләде Ирада Әюпова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100