news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Болгар цивилизациясе музеенда Михаил Пиотровский өчен экскурсия үткәрде

Дәүләт Эрмитажы директоры бүген Болгар ислам академиясе Попечительләр советы утырышында катнашты.

Ирада Әюпова Болгар цивилизациясе музеенда Михаил Пиотровский өчен экскурсия үткәрде
Владимир Васильев

(Болгар, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Болгар цивилизациясе музеенда Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровскийны озата йөрде. Үзе дә урыны белән экскурсовод сыйфатында Идел буе Болгар дәүләте тарихына кагылышлы кызыклы мәгълүматларны сөйләде.

Михаил Пиотровский һуннар дәүләтеннән алып, Хәзәр каханлыгы, төрки каханлык, Дунай Болгарстаны, беренче Болгар патшалыгы, Идел-Кама Болгары, Алтын Урда чорындагы тарихи экспонатларны, балчык, зәркән эшләнмәләрен һәм башка табылдыкларны карап чыкты.

Эрмитаж директорына кызыклы фактлар сөйләнде. Әйтик, Олуг Мөхәммәд килгәч, Казан шәһәре «Казан» дип атала башлаган, аңа кадәр халык аны Болгар әл-Җәдид дип йөрткән. Идел буе дәүләтендә сәүдәгә зур игътибар бирелүе һәм башка мәгълүматлар җиткерелде.

Михаил Пиотровский «Татар-информ»га музей күргәзмәләре яхшы оештырылуын билгеләп узды. «Музей искиткеч оештырылган, катлаулы темалар да чагыла, борынгы Болгарда нинди халыклар яшәве — фикер алышу өчен җирлек булып тора. Археологлар көнкүреше турында экспозиция дә ошады», — диде.

Музей белән, шулай ук, Дагыстан башлыгы Владимир Васильев танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100