news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова белән Эдгард Запашный Казан циркы директорын сайлый алмаган

Ведомство хәбәрендә оешма директоры вазифасына кандидатлар конкурсны уза алмаган диелгән.

Ирада Әюпова белән Эдгард Запашный Казан циркы директорын сайлый алмаган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән Вернадскидагы Мәскәү Зур циркы директоры Эдгард Запашный Казан циркы директорын сайлый алмаган. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР “Казан дәүләт циркы” дәүләт автономияле оешмасы директоры вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия карары белән директор вазифасына кандидатлар бәйге шартларыннан узмаган”, - диелгән министрлык хәбәрендә.

Комиссиянең Казан дәүләт циркы директоры вазифасына җитәкче сайлауга багышланган утырыш 20 ноябрьдә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot