Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова артистларның социаль челтәрләрдә сату-алуга керешүенә фикерен белдерде
Эстрада артистларының күпчелеге челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлады һәм алар үз статусларын теге яки бу товарны сатуда актив куллана.
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Артистларның үз статусларын товар сатарга куллануы өчен аларны дәрәҗәле исемнәрдән мәхрүм итү турында сүз алып барырга ярамый дип саный мәдәният министры Ирада Әюпова. Бу хакта ул бүген журналистлар белән очрашуда әйтте.
«Артистлар үз статусларын эшләп алганнар, аларга ышаныч бар һәм алар бу ышанычны төрле максатларда куллана. Кешеләр министрлыктан артистларның инстаграмнары аша теге яки бу товарны тәкъдим итүен тыюны сорый башлады. Әмма, минемчә, бу безнең эшчәнлеккә карамый», — диде Ирада Әюпова.
«Артистлар үз инстаграмнары аша теге яки бу товарны саткан өчен алардан дәрәҗәле исемнәрне алуны таләп итәләр. Әгәр мошенниклык, пирамидалар турында сүз бара икән — хокук саклау органнары бар, аларга мөрәҗәгать итәргә була. Дәрәҗәле исемнәр иҗат дәрәҗәсе өчен бирелә», — дип ассызыклады министр.
«Чикләүләргә түгел, ә культураны үстерү юлына бассак иде. Рухи кыйммәтләрне үстерик, иҗтимагый шелтәләр дә булырга мөмкин, әмма дәүләт органнары аша тыюлар юлына басмыйк. Без партия аша тыелган чорларны уздык инде», — дип дәвам итте Ирада Әюпова.
«Әхлакый чикләүләр артистның үзендә булырга тиеш. Артист үзенә ышанган кешене нәрсәгә өндәвен яхшы аңларга тиеш. Кая алып барасың, нинди кыйммәтләрне җиткерәсең — болар өчен җаваплылык булырга тиеш. Без моңда рухи-әхлакый җәмгыять аша гына ирешә алабыз», — дип нәтиҗә ясады ул фикеренә. Мәдәният министры быел артистларга бик авыр чор булуын да искәртеп узды.
Эстрада артистларының күпчелеге челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлады һәм алар үз статусларын теге яки бу товарны сатуда актив куллана. Җәмәгатьчелек артистларның бу бизнесына төрлечә карый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз