news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова: “Алтын хәситә” конкурсы безгә милли тирәлек булдырырга булышачак

"Алтын хәситә" конкурсының финалы 29 августта Каюм Насыйри урамында ачык һавада үтәчәк.

Ирада Әюпова: “Алтын хәситә” конкурсы безгә милли тирәлек булдырырга булышачак

(Казан, 28 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Казанның Каюм Насыйри урамы милли кием мәйданчыгына әвереләчәк. Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга "Алтын хәситә" халыкара конкурсын тәкъдим итте.

“Мәдәният йөзсез була алмый – бу минем уйлаганымнан кайтмый торган ныклы фикерем. Мәдәният теге яки бу мәдәни код формалашкан җирлекнең үзенчәлекләрен сакларга тиеш. Милли киемнәрне бик яратам. Милли алкалар, читекләр, хәситә һәм башкалар белән мин үземнең милли үзенчәлегемне күрсәтә алам һәм мин моның белән горурланам”, - диде Ирада Әюпова.

“Без мәдәниятне ниндидер чараларга бәйләп куярга яратабыз. Мәдәният ул көндәлек тормышыбыз. Ул – экосистема, ул тирәлек. Безнең “Печән базары” дигән шәп проектыбыз бар. Бу искиткеч аура. Шәп проект. Аның дәвамы булырга тиеш. “Алтын хәситә”не без шундый проект итеп күрәбез”, - диде ул.

ТР Мәдәният министрлыгы Республика фольклор үзәге белән берлектә үткәргән "Алтын хәситә" халыкара конкурсына 128 гариза кергән. Арада Германия, Казахстан, Нидерланд, Үзбәкстаннан кергән дүрт чит ил катнашучысы бар. Финалга 29 катнашучы чыккан.

Конкурсның финалы иртәгә Каюм Насыйри урамында булачак. Катнашучылар үз эскизларын тәкъдим итәчәк. Катнашучылар алты номинациядә ярышачак. Җиңүчеләргә идеяләреннән коллекцияләр ясау өчен акчалата премияләр каралган.

Ирада Әюпова катнашучылар арасында заманча стильдә эшләүчеләр күплегенә басым ясады. “Бүгенге модельерлар милли киемне көндәлек итү турында уйланалар”, - диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot