Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Əюпова Якутиядә Татарстан көннәренең мәдәнияттә беренче нәтиҗәләрен барлады
Мәдәният министры Ирада Əюпова Саха Якутиядән без мәдәни мирасны саклау тәҗрибәсен өйрәнә алабыз дип саный.
«Һәр милләтнең үз байлыгы, мирасы бар. Саха Якутиядән без мирасны саклау буенча тәҗрибә уртаклаша алабыз - алар гореф-гадәтләрне, мирасны әйбәт саклый. Безгә өйәнергә кирәк» диде ул Якутиядә Татарстан көннәре кысаларында «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылу тантанасыннан соң журналистларга.
«Икенче урында кино тора. Россиядә һәр кеше якут киносы феномены турында белә. Без аның үсешен күрәбез», – дип дәвам итте ул.
Мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов сүзгә кушылып, тиздән якут киносын Татарстан тамашачысы да күрәчәген өстәде. «Нәтиҗә сорыйсыз икән, татарлар якут киносын карый, якутлар - татар киносын», - диде ул.
Якутиядә Татарстан көннәренең иң зур нәтиҗәсе дуслык дип билгеләп үтте министр. «Мәдәният өлкәсендә беренче урында безнең дуслык тора. Шундый чаралар белән без бер-беребезне өйрәнәбез, таныйбыз. Аларның тәҗрибәсе безнең өчен зур мәктәп», - ди Ирада Əюпова.
Саха Якутиядә Татарстан Республикасы көннәре бара. Ул иртәгә саха халкының милли бәйрәме Ысыах белән төгәлләнә. Ысыах кысаларында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз