Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова журналисттан мәдәни чарада түрәне генә түгел, тамашачы фикерен язуны сорады
Ирада Әюпова журналистлардан чарада түрәләрне генә күрсәтмичә, тамашачы фикерен дә язуын сорады. «Текстның негативка яки позитивка гына корылмасын. Төрле карашларны да яктыртсагыз икән. Гел караңгылыкны гына күрмәгез», диде ул мәдәни елга йомгак ясау өчен оештырылган очрашуда.
Быел министрлык мәдәни елга нәтиҗә ясау өчен журналистлар белән традицион очрашу урыны итеп «Искусство жить» киңлеген сайлаган иде.
Татарстан журналистлары ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашуда милли музей торышы, Шаляпин юбилее, «Үзгәреш җиле» фестивале нәтиҗәләре, Казан зоопаркы торышы һәм Казан циркында намаз бүлмәсе темаларын күтәрде.
Ирада Әюпова очрашуны журналистлардан елның иң якты мәдәни проекты турында сорашудан башлады. Журналистлар Болгарда ачык һавада «Кара пулат», Камал театрында «Көл», «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакльләрен, «Мәдәни код» фестивален, Вахтангов театры гастрольләрен, Театр училищесы юбилеен атады.
«Спектакль кыска түгел, тамашачының чыгып китмичә карап утыруы да зур җиңү иде», диде Ирада Әюпова «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» турында.
Казан мөселман киносы фестивале темасын шәрехләгәндә, министр аны үстерү юнәлешендә эшләргә кирәклеген ассызыклады. «Фестивальнең төгәл концепциясе, философиясе булырга тиеш. Кинофестиваль ул кызыл келәм генә түгел. Фестиваль - ул фильмнар тирәсендәге дискуссия. Төрле юнәлешләр буенча экспериментлар ясала», диде Ирада Әюпова.
«Сез теге яки бу чараны яктыртканда, анда килгән түрәләргә түгел, тамашачы фикеренә дә игътибар итсәгез иде. Бу минем өчен дә кыйммәтле мәгълүмат булыр иде», дип теләкләрен җиткерде азактан журналистларны яңа ел белән котлап.
- «Искусство жить» – филология фәннәре кандидаты, педагог Айсылу Насыйбуллинаның мәдәни-мәгърифәти проекты. Яңа ачылган пространствода җиде юнәлештә лекцияләр уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз