news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова Халыкара театр көне белән котлады

Ирада Әюпова Халыкара театр көне белән котлады
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова Халыкара театр көне белән котлады.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр, театр сәнгате әһелләре, кадерле сәхнә ветераннары, тугры тамашачыларыбыз!

Ихлас йөрәктән сезне Халыкара театр көне белән тәбрик итәм! Быел театр җәмәгатьчелеге берничә күренекле вакыйганы билгеләп үтә: татар профессиональ театрының 120 еллыгы, Большой театрның 250 еллыгы, Александринский театрның 270 еллыгы, Россия Федерациясе Театр әһелләре берлегенең 150 еллыгы. Бу вакыйгалар – чор тарихы гына түгел, меңләгән кеше язмышы: актерлар, режиссерлар, рәссамнар, ут куючылар, костюмерлар, грим ясаучылар, музыкантлар, билет тикшерүчеләр, гардероб эшчеләре һ.б. Бу кешеләр – тере театр дип аталган могҗиза тудыручылар.

Бүген республикабызда 30га якын профессиональ театр, йөзләгән халык һәм балалар театр коллективлары эшләп килә. Без яңа театрлар төзибез, тарихи биналарны төзекләндерәбез, яшь белгечләргә һәм сәхнә ветераннарына ярдәм итәбез. Шулай да, театрның төп байлыгы ул – кешеләр. Тамашаны карарга килүчеләр, сәхнәдә балкучылар һәм сәхнә артында калучылар.

120 элек татар поэзиясенең кояшы Габдулла Тукай «Театр» шигырендә безнең өчен кадерле васыять әйтеп калдырган:

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр — яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Кадерле коллегалар! Бу юлдан тугры атлавыгыз өчен: халык йөрәген уятып, яктылыкка, хакыйкатькә юл ачып, халыкка ышаныч бирүегез өчен рәхмәт сезгә! Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot