news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова халыкара музейлар көне белән котлады

Мәдәният министры музей тармагы хезмәткәрләренә аеруча рәхмәтле булуын белдерә.

18 май – Халыкара музейлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова үзен музей хәзинәләрендә тупланган тарихи-мәдәни мирасны саклауга багышлаучыларга котлау сүзләрен җиткергән.

«Музейларга үзенчәлекле миссия йөкләнгән – аларда буыннар тәҗрибәсе тупланган. Мирасыбызны саклау һәм популярлаштыру үткәнебезне тоярга, мәдәни тәңгәллекне ныгытырга һәм ватаныбызны ярату тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Бу Россия Федерациясе Президенты игълан иткән Россия халыклары мирасын саклау елында аеруча әһәмияткә ия», диелгән котлауда.

Мәдәният министры музей тармагы хезмәткәрләренә аеруча рәхмәтле булуын белдерә. «Сезнең үз-үзегезне аямыйча эшләвегез нәтиҗәсендә республика музейлары тарту көче булган мәгърифәт үзәкләренә әверелде», – ди ул.

«Без музейларга елдан-ел кеше күбрәк килүен күрәбез. Бу сезнең хезмәтегез елдан ел күбрәк кешенең күңеленә үтеп керә дигән сүз. Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, һөнәри уңы һәм казанышлар телим», - ди министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100