news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова: Халык иҗаты һөнәрләре халыкларны һәм мәдәниятләрне берләштерә

Ирада Әюпова: Халык иҗаты һөнәрләре халыкларны һәм мәдәниятләрне берләштерә
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова республика осталарын Халык иҗаты һөнәрләре көне белән котлады.

«Россия Президенты [Владимир Путин] игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елында сезнең һөнәри бәйрәмегез аеруча зур әһәмияткә ия. Халык иҗаты кәсепләре — үткәнне һәм бүгенгене, төрле халыкларны һәм мәдәниятләрне тоташтырып торучы җанлы тукыма. Ул Россиянең күпмилләтле бердәм халкының рухын буыннан-буынга тапшыра», — дип ассызыклады министр.

«Бүгенге көндә республикада читек тегүдән һәм алтын җеп белән чигү сәнгатеннән алып, келәм туку һәм челтәр үрү осталыгына кадәр 11 төрле үзенчәлекле юнәлеш саклана һәм үстерелә. Сезнең һәркайсыгыз традицияләрне дәвам итеп кенә калмый, аларны заманга яраклаштыра, халыкның рухы яши торган уникаль әйберләр иҗат итә», — дип билгеләп үтте ул.

ТР Мәдәният министры сүзләренчә, һөнәрләрне саклау һәм үстерү өчен мөһим мәйданчык булып «Уникаль осталык үзәге» хезмәт итә. Ул һөнәрләрне бер түбә астында берләштерә. 50 мең квадрат метрдан артык мәйдан, 80гә якын резидент һәм 60 остаханә — традицияләр белән бүгенге заман очраша торган, яңа идеяләр туа торган һәм һәркем җанлы мираска кагыла алган урын, диде Әюпова.

«Һәркайсыгызга илһам, иҗади ачышлар, иминлек телим. Остаханәләрегездә тормыш һәрвакыт кайнап торсын! Хезмәтегезгә замандашлар гына түгел, киләчәк буыннар да лаеклы бәя бирсен!», — дип йомгаклады сүзен министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot