news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Төзелешнең финал өлешенә җиттек — Камал театры БРИКСка ачылачак

Ирада Әюпова: Төзелешнең финал өлешенә җиттек — Камал театры БРИКСка ачылачак
Фото: Солтан Исхаков

Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы быел вакытында ачылырга тиеш. Бу турыда мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга Мәдәният министрлыгына үткән брифингта әйтте.

«Камал театры бинасын БРИКСка ачарга максат куелган һәм ул ачылачак», – диде ул.

«Төзүчеләр көне-төне эшлиләр. Инде финал өлешенә җиттек: аппаратуралар урнаштырыла башлады, җиһазлар ташыйлар. Хәзер бүлмәләрне кабул итә башладык», – дип дәвам итте министр.

Әюпова Камал театрында булачак дүрт залның да әзерлек дәрәҗәсен тасвирлап чыкты. Ул бер залның – Камера залының тулысынча әзерлеген җиткерде. Универсаль залның техник ягы эшләнеп бетеп баруын әйтте. «Дөньяда булмаган гаҗәеп Шәрыкъ залы да бар. Зур залның да җиһазларын урнаштыра башладылар», – диде ул.

«Рөстәм Нургалиевич БРИКСка ачарга дигән максат куйды. Шушы максат буенча эшлибез – төзүчеләр дә, тикшерүче органнар да», – дип нәтиҗә ясады Ирада Әюпова.

  • БРИКС-2024 саммиты Казанда 22-24 октябрьдә үтәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100