news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова «тирән тамырлы» якты киемнән йөрергә өндәде

Ирада Әюпова «тирән тамырлы» якты киемнән йөрергә өндәде
Рамил Гали

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Казан халкын һәм кунакларын традицияләргә таянып тегелгән якты киемнәр киеп йөрергә өндәде.

«Агач үссен өчен тамырының нык булуы кирәк. Бу сәнгать әсәрләре дә мең еллар дәвамында камиллеккә ирешкән. Бу матурлыкны күргән соңгы буын булсак, бәябез берни дә тормый - җимерүчеләр буыны булачакбыз. Шуңа күрә уңайсызланмыйк – тамырлары тирәнгә киткән киемнәр киик. Традицияләрне йөртүчеләр булыйк», - диде министр «Тормыш стиле – мәдәни код» II Этно-fashion фестиваленең төп програмамсы ябылу тантанасында.

«Коллекцияләрне күрсәтү – программаның бер өлеше генә. Иң мөһиме – аралашу. Без сезнең белән аралаша-аралаша киләчәккә атлыйбыз. Мин коллекцияләрне караганда күбесен «Монысын кияр идем», дип карадым. Бәяләрен сораштым – алырлык. Әйдәгез, якты булудан курыкмыйк», – диде ул.

Кием коллекцияләрен тәкъдим иткән дизайнерларга мәдәният министрының рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Тормыш стиле – мәдәни код» II Этно-fashion фестивале кысаларында дүрт көн дәвамында Казан Кремленең Туп сарае ишегалдында дизайнерларның этник коллекцияләре тәкъдим ителде. Кием күрсәтүләр җыр белән аралаштырылып барды.

Казанда таҗик, төркемән, кыргыз, азәрбәйҗан, үзбәк, бурят, саха, чуваш һәм башка халыкларның этник коллекцияләре тәкъдим ителде. Тамашачы аеручы Үзбәкстаннан килгән Лали Фазылованың коллекциясен югары бәяләде.

Бүген һәм иртәгә Камал театры янындагы мәйданда фестиваль кысаларында оештырылган этномаркет эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot