news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова Татарстаннан читтә Сабантуйлар үткәрү турында: Бик яхшы билге һәм тренд

Ирада Әюпова Татарстаннан читтә Сабантуйлар үткәрү турында: Бик яхшы билге һәм тренд
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, чит төбәкләр һәм илләр җитәкчеләренең татарларның милли Сабантуй бәрәмен үткәрүне хуплавы яхшы билге һәм тренд. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында әйтте.

«Һәр бәйрәмнең үз мәгънәсе бар, без аны кешеләргә күрсәтергә тиеш. Төп бурыч - оештыру гына түгел, гореф-гадәтнең чын кыйммәтен күрсәтү», – дип басым ясады ул.

Министр аңлатканча, Татарстаннан читтә уза торган Сабантуйларның чыгымы, нигездә, каршы алучы якка төшә.

«Еш кына безнең берәр төбәктә Сабантуй үткәрүебез турында язалар. Чынлыкта, республикадан читтә Сабантуйны оештыру каршы алучы як җилкәсенә төшә. Без иҗади коллективлар җибәрәбез, ишегаллары ясыйбыз, әмма чыгымнарның төп өлеше оештыручы төбәкләргә туры килә. Татарларның кайда яшәвенә карамастан, безне хуплыйлар, игътибар бирелә һәм шәһәр хакимияте бу бәйрәмне үткәргәндә ярдәм күрсәтә. Минемчә, бу бик яхшы билге, бик яхшы тренд», – дип сөйләде ул.

Ул милли үзенчәлекне саклау мөһим булуга басым ясады. Бүген без башкарган эшләр этномәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү генә түгел, беренче чиратта – милли үзенчәлекне саклау. Милли үзенчәлекне һәр кеше үзендә сакларга тиеш», – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, быел 62 төбәктә һәм 39 чит илдә Сабантуй уздырыла. «Республикадан читтә үтә торган Сабантуйларга әзерлек сентябрь аенда ук башлана», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot