Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектының төп казанышларын атады
Иҗади талантларны ачыклау һәм үстерүнең бербөтен системасын булдыру Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда төп казаныш булды. Бу фикерне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.
«Сәнгать мәктәпләре, музей һәм китапханәләр системасы – болар бүген барысы да территориянең иҗади потенциалын ачу өчен эшли. Патриотизм тәрбияләү дә мөһим аспект булып тора. Чөнки үзләрендә иҗади сәләт ачкан кешеләр туган җирләренә инде үсеп килүче буын өчен педагог һәм остаз буларак кайта», – дигән министр «Республика Татарстан» газетасына биргән интервьюда.
Ул киләсе елдан мәдәният өлкәсендәге күп кенә проектлар «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында дәвам иттереләчәк диде. Ул моңа мисал итеп «Мәхәллә» проектын китерде, әлеге проект буыннар арасында коммуникацияләр үзәкләре булдыруны күздә тота. Министр мондый оешмаларның республиканың берничә районында эшләвен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз