news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Татарстан «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен әле тулысынча файдаланмады

Ирада Әюпова: Татарстан «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен әле тулысынча файдаланмады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан «Пушкин картасы» белән билет сату һәм керем күләме буенча 4нче урында. Мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, республика «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен әле тулысынча файдаланмаган.

«Татарстан Республикасы «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң лидердар рәтендә. 2023 елгы нәтиҗәләр буенча мәдәният учреждениеләр 451,3 млн сумга 1,3 млн билет сатканнар. Без «Пушкин картасы» потенциалын нибары 35 процентка кулланганбыз», – диде Ирада Әюпова Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында.

Министр музейлар һәм концерт оешмалары буенча күрсәткечләрнең начар булмавын, әмма мәгариф учреждениеләре һәм мәдәният-күңел ачу учреждениеләре буенча эшчәнлекне үстерәсе булуын җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100