news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова Татарстан Мәдәният министрлыгының Яшьләр советы белән очрашты

Ирада Әюпова Татарстан Мәдәният министрлыгының Яшьләр советы белән очрашты
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы телеграм-каналы

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Яшьләр советы белән очрашты. Фикер алышуда Россия Герое, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе, ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов һәм ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова катнашты. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Телеграм-каналы хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, Рәсим Баксиков бу атнада «Геройлар вакыты» президент программасы кысаларында Татарстан Мәдәният министрлыгында стажировка уза. Республикада шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «Батырлар – Татарстан Геройлары» программасы да гамәлгә ашырыла.

ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Яшьләр советы һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (Россия Юстиция министрлыгының хокук академиясе) Казан институтының юридик факультеты Студентлар советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау очрашуның төп вакыйгасы булды.

Утырыш барышында Яшьләр советы рәисе Аяз Сафин оешманың эше турында хисап тотты. Аннары мәдәният өлкәсенең яшь белгечләре төркем белән эшләнгән дүрт һәм өч шәхси проект тәкъдим итте.

Очрашу нәтиҗәләре буенча барлык инициативаларга эшләп бетерү өчен тәкъдимнәр җиткерелде һәм киләчәктә гамәлгә ашыру өчен министрлык тарафыннан ярдәм күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot