Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова: Татарстан - ил территориясендә иң күп ЮНЕСКО объектлары булган төбәк
ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова мәскәүлеләрне «Россия» күргәзмә-форумында Татарстандагы Юнеско объектлары белән таныштырды. «Татарстан ил территориясендә иң күп мәдәни мираслар саны булган төбәк», – диде министр.
«Татарстан Республикасы – ЮНЕСКОның дүрт мәдәни мирас объекты урнашкан Россия субъекты. ЮНЕСКОның дүртенче мәдәни мирас объекты – Казан федераль университетының Астрономия обсерваториясе быел әлеге исемлеккә кертелгән. Бу безнең ил территориясендә төбәкләр арасында иң күп мәдәни мирас объектлары саны», – дип сөйләде Ирада Әюпова.
Ул Татарстандагы ЮНЕСКОның беренче өч объекты белән дә таныштырды.
«Беренчесе – Казан Кремле. Кремль сезне мәдәниятебезнең җылылыгы һәм сөйкемлелеге белән каршы алырга һәрвакыт әзер. Сез безнең музей коллекцияләре белән Казан Кремле мәйданчыгында өчпочмактан алып талкыш кәләвәгә кадәр барлык әзерләү процесслары театральләштерелгән искиткеч татар кухнясы белән таныша аласыз. Икенче мәдәни мирас объекты – Борынгы Болгар шәһәре. Узган ел без республика территориясендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үттек. Свияжск утрау-шәһәрчеге дә уникаль. Бу тарихта катлаулы чорлар иде. Зөядә Троица чиркәве белән танышырга мөмкин», – дип искәртте министр.
Ирада Әюпова мәскәүлеләрне Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә узучы Татарстан көненең мәдәни программасын карарга чакырды.
«Көне буе мәдәни программа бара, ул мәдәни комплекс мәйданчыгында да узды. Сез безнең традицион культура атмосферасына тоя аласыз. Барыгызны да мәдәниятебезнең матурлыгы һәм байлыгы белән турыдан-туры ләззәтләнсен өчен Татарстан Республикасына чакырам. Безнең республикада 175 милләт вәкиллеге яши. Киләсе ел Казан Россиянең әдәби башкаласы дип игълан ителде. Кичә иң күп укучы төбәк премиясен алдылар. Шуңа күрә сезне чын форматта безнең мәдәният белән танышуыгызны көтәбез», – диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз