news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: «Тарихи вакыйгаларны иң яшь сәнгать төре – кино сәнгате аша кабул итәбез»

Татарстан кинематографиясенең 100 еллык юбилей тантанасы инсценировкасы 1927 елда төшерелгән «Булат батыр» фильмы тарихыннан башланып, Байбулат Батулланың 2023 елда прокатка чыккан «Ядәч» фильмыннан видеоөзекләр белән төгәлләнде.

Кичә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында үтте. 2 сәгать дәвам иткән тамашада алып баручылар сүзләре һәм видеоролик аша Татарстан кинематографиясе тарихына экскурсия булды, котлау чыгышлары яңгырады, арага концерт номерлары кертелгән иде.

«Чын күңелдән барыгызны да илебезнең иң өлкән кино оешмаларының берсе булган «Татаркино»ның 100 еллыгында сәламлим. Бу оешма үз эшчәнлегендә кинопроизводстводан башлап кинопрокатка кадәр барлык юнәлешләрне үз эченә алган. Тормыш үзгәрә, кешеләр дә үзгәрә, әмма бик күп тарихи вакыйгаларны, тарихиларны гына да түгел, без яшь һәм популяр сәнгать төре – кино сәнгате аша кабул итәбез», – диде кинематографистларны һәм кунакларны сәламләргә чыккан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Министр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Татаркино» командасына һәм Татарстанда иҗат иткән һәм кинопрокат территорияләрен киңәйтә алган кинематографистларга рәхмәт җиткерде.

«100 ел ул күп түгел. Алда тулы гомер. Безнең әйтер сүзебез бар һәм без һәрваекыт тамашачы белән диалогка керергә әзер», - дип чыгышын тәмамлады Ирада Әюпова.

«Бүген гаҗәеп гүзәл татар җирендә булуыма бик шатмын. Мин ике өлкән киностудия җитәкчесе буларак мөрәҗәгать итәм. «Союзмультфильм»га 88 ел. Горький исемендәге балалар һәм үсмерләр киностудиясенә 110 ел булып килә. «Татаркино» шушы ике киностудия арасында. Иң мөһиме – «Татаркино» эшчәнлеген дәвам итә», – дип башлады котлау сүзләрен «Союзмультфильм» киностудиясенең директорлар советы рәисе һәм Горький исемендәге киностудиянең генераль директоры Юлиана Слащева.

«Дәүләт киностудияләренә авыр икәнлеген беләм. Базар икътисадын узып яңа икътисади рельсларга басуы җиңел түгел. Шундый вакытта кинематографияне үстерергә алынган энтузиастлар бар. 100 ел күп түгел. «Татаркино»ның исән булуы һәм эшчәнлеген дәвам итүе мөһим», – диде ул «Татаркино»га уңышлы проектлар теләп.

Татарстан кинематографиясен котларга ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова сәхнәгә чыкты. Шулай ук Россия Үзәк кинематографистлар йорты директоры Екатерина Головня, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров һәм башкалар котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100