news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова: Сәнгатьтә иң мөһиме – дөньяга әйтәсе сүзең булу

Ирада Әюпова: Сәнгатьтә иң мөһиме – дөньяга әйтәсе сүзең булу
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Сәнгатьтә иң мөһиме бюджет түгел. Мин аңлыйм – хәзер барысы да акчага корылган. Ә бит сәнгатьтә иң мөһиме – дөньяга әйтәсе сүзең булу. Әйтәсе килгән сүзең булганда гына даһи әсәрләр туа.

Без нәрсә төшерергә теләгәнебезне аңларга тиешбез. Мин безнең кинематографияне анализлап карыйм да, чыннан да, кызыклы эшләр бар – аларда кешенең әйтергә теләгән фикере күренә. Кино төшерү өчен үсеш инструментлары бар – Кино үсеше фонды, Президентның мәдәни инициативалар фонды, медиаконтент булдыру фонды... Безгә, грамоталы итеп, синопсис һәм гаризалар язу буенча укулар оештырырга кирәк. Безнең әйтәсе сүзебез бар, ләкин гаризалар язу культурасы булмау аркасында җиңеләбез.

Инфраструктурага килгәндә, без Камал театры мәйданчыгында кино төшерүне җайга салырга тырышып карыйбыз. Болар – нәфис фильмнар түгел, телевизион фильмнар. Камал театрының универсаль залында төшерү мөмкинлеге бар», – ди ул.

Мәдәният мнистрының матбугат очрашуында әйткән фикерләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot