Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова: Салих Сәйдәшев музеена балалар килсен - милли мирасны аларга тапшырасы иде
Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бөек композиторның музеенда экспозиция ачылды
Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгы уңаеннан бөек композиторның музеенда экспозиция ачылды.
«Минемчә, бу музей киңлегендә төрле форматлар булырга мөмкин һәм тиеш тә. Минем хыялым – монда балалар күбрәк булсын иде. Чөнки без балаларыбызга милли сәнгатебез мирасын тапшырырга тиеш. Бу мәйданчык ул максат өчен бик туры киләчәк», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ачылу тантанасында журналистларга.

«Без – бик бәхетле халык. Безнең профессиональ сынлы сәнгатьтә рәссам Бакый Урманче, музыка сәнгатендә Салих Сәйдәшев бар. Салих Сәйдәшев әле дә профессиональ музыка нигезендә басып тора. Без әле аның шәхесенең бөтен кыйммәтен аңлап бетермәдек. Без үзгәрешләрдән куркабыз, ул шундый көчле һәм кыю шәхес иде – экспериментлардан курыкмаган», – дип сөйләде ул.
Салих Сәйдәшев музее экспозициясе беренче кунакларга иммерсив тамаша форматында тәкъдим ителде. Тамашачыларга биредә яшәгән шәхесләрне искә төшерергә дә, шулай ук татар сәнгатендә зур эз калдырган Кәрим Тинчурин, Сара Садыйкова, Әлфия Авзаловаларны күңелдә яңартырга да мөмкинлек туды.
Кичәнең икенче өлеше музей залында Салих Сәйдәшев музыкасыннан торган концерт белән дәвам итте. Концерт номерлары арасында мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Салих Сәйдәшевнең оныгы Валерий Сәйдәшев чыгыш ясады.

«Бу тантана – Татарстанның музыкаль тарихында калачак зур тарихи вакыйга. Ул шушы күркәм составта тарихта калыр дип өметләнәм – моны тарихчы буларак әйтәм. Музейга кешеләр килеп торсын. Яшәсен Салих Сәйдәшев мирасы! Яшәсен музеебыз! Яшәсен Татарстаныбыз!» – диде Айрат Фәйзрахманов.
Валерий Сәйдәшев әлеге вакыйганың алар гаиләсе өчен әһәмияте булуын искәртеп, музей мөдире Айдар Әхмәдиевка Салих Сәйдәшевнең улы Альфред Сәйдәшев язган китапны бүләк итте.

«Бу – музейның яңа сулышы. Биредә яшьлек бөркелә. Бу мохиттә яшьләр дә, өлкәннәр дә үзләрен таба ала. «Әдрән диңгез» яңгыраганда Салих Сәйдәшев портретына карап тордым – ул янәшәбездә кебек», – диде Данис Шакиров. Ул республика җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде. Бу көнне тарихи бәйрәм дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз