news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабантуйның концепциясе үзгәрә – аның мәгънәсенә өстенлек бирелә

Сабантуйның концепциясе үзгәрә – аның мәгънәсенә өстенлек бирелә
ТР Министрлар Кабинетының матбугат үзәге, Салават Камалетдинов

Быел сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк. Сабантуйның фәнни-методик нигезе булдырылачак.

ТР Министрлар Кабинетында Татарстан милли мәдәният һәм традицияләр елы уңаеннан узган брифингта катнашучылар сабантуй милли бәйрәменә яңача караш темасына ачыклык кертте.

«Сабантуйлар оештырудагы үзгәрешләрне ребрендинг дип әйтеп булмый, һәрбер чарага үзгәрешләр кирәк, дөнья үзгәрешләрдә яши. Тик ул үзгәрешләр чараның мәгънәсен бетерергә тиеш түгел. Сабантуй элек концерт булмаган, ярышлар форматында булган», - диде Ирада Әюпова «Татар-информ» журналистының сабантуйга кагылышлы соравына җавап биреп.

«Һәр милли бәйрәм, һәр йоланың үз традицияләре була. Билгеле бер вакыт аралыгында аның бертөрлегә әйләнүе – массакүләм мәдәниятнең өстенлек алуына бәйле. Бу да табигый – бөтен җирдә шулай», дип дәвам итте ул.

Ирада Әюпова сабантуйның кешеләр өчен ял итү урыны булуына басым ясады. Аның җырчылардан башка узмавын да әйтте. «Безнең халык артистларга мөкиббән. Ул да безнең мәдәният», дип өстәде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.

«Без сабантуйлар турында моңарчы да уйландык. Аны шушы дәрәҗәгә җиткерү дөрес түгел иде. Квадроцикллар һәм башка шундый ярышлар сабантуйга хас түгел», диде ул.

«Сабантуйның төп символы – татар көрәше. Элегрәк батырлар тәкәгә көрәшә иде. Бүген иң көчле көрәшчеләрне сарык һәм тәкә өчен җыя алырсызмы? Без бүгенге көндә абсолют батырга машина бирүне керттек, бигрәк тә, төбәкләрдә уздырыла торган сабантуенда», дип дәвам итте.

Данис Шакиров сабантуй милли бәйрәменең кыр эшләре белән бәйлелегенә басым ясады. Быел яшь киленнәр теккән-чиккән сөлгеләр беренче һәм соңгы килгән атка да, абсолют батырга да биреләчәк.

Ирада Әюпова әйткәнчә, сабантуйда аутентиклыкка басым ясалачак. Аны оештыру мәсьәләсендә революция ясалмый, акцентлар гына үзгәрергә мөмкин.

Оештыручылар әйтүенчә, Сабантуйның ундүрт милли уены буенча методик басма әзерләнгән. Сабантуйның тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100