Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова Ренат Харис турында: Гадәти булмаган карашлары белән аерылып торучы шәхес
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның 85 яшьлек юбилее уңаеннан «XX–XXI гасыр татар әдәбияты, мәдәнияте һәм заманча әдәби стратегияләр» дип исемләнгән халыкара конференция узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән галимнәр катнашты. Бу хакта «Интертат» хәбәр итте.
Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов юбилярның уку йорты белән бәйләнешен билгеләп үтте.
«Ренат Харис – безнең институтның тарих-филология факультетын тәмамлаган укучыларның берсе. Шушы еллар дәвамында ул институт белән элемтәсен өзмәгән. Студентлар һәм укытучылар белән аралашуга да һәрвакыт вакыт таба», – дип искәртте ул.
Казан федераль университеты гимнының сүзләрен дә нәкъ менә Ренат Харис язган икән.
Мәдәният министры Ирада Әюпова язучының барлык казанышларын искә алды һәм шагыйрьнең бүген дә мәдәният тормышында актив катнашуын ассызыклады.
«Ренат Магсумовичның бүген дә мәдәният өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдар булуы һәм безне хаталардан кисәтеп торуы мине сөендерә. Мәдәният – бик нечкә өлкә. Аның тәкъдимнәре һәрвакыт үзенчәлеге, гадәти булмаган карашлары белән аерылып тора. Шәхес буларак күпкырлы булуы аның фикерләрен җәмгыять өчен аеруча әһәмиятле итә», – диде ул.
- Ренат Харис - Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе һәм Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты. 1972–1982 елларда Татарстан мәдәният министры урынбасары, 1982–1989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшли. Өч чакырылыш дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була.
- Ренат Харис - 70кә якын китап авторы. Аның иҗаты татар әдәбиятының төрле жанрларын колачлый. Шагыйрь татар әдәбиятында эротик поэзия юнәлешен үстерүгә дә өлеш кертә. Әсәрләре татар, рус, инглиз, башкорт һәм чуаш телләрендә дөнья күргән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз