Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова: Регионнар өчен мөһим даталарны ил масштабына күтәрү кирәк
Ирада Әюпова Россия регионнары мәдәнияте өчен әһәмиятле булган юбилей даталарын ил масштабына күтәрү буенча Россия мәдәният министры Ольга Любимовадан ярдәм сорады.
«Бүген Россия Милли банкы тарафыннан күренекле татар галиме, мәгърифәтче, әдәбиятчы Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлекле тәңкәне тәкъдим иттек. Мондый шәхесләрнең юбилейлары ил масштабына күтәрелсен иде», - диде ул Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында.
Ирада Әюпова 2025 елда татар профессиональ музыкасына нигез салучы күренекле композитор Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел булуын, 2026 елда Габдулла Тукайның 140 еллыгы, татар театры оешуга 120 ел булуын, Муса Җәлилнең 120 еллыгын санап үтте.
«Бу җәһәттән илнең бердәм календарен булдыру бөек Россиянең мәдәни күптөрлелеген һәм байлыгын күрсәтергә булышыр иде. Аны «Культура» порталында цифрлы форматта да эшләргә була», - диде министр.
- Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова һәм башка зур кунаклар катнашында Камал театрының яңа бинасы рәсми ачылды. Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы белән дәвам итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз