news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова «Пушкин картасы» белән азрак эшләгән районнарны атады

Ирада Әюпова «Пушкин картасы» белән азрак эшләгән районнарны атады
Рамил Гали

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында «Пушкин картасы» белән чагыштырмача начар эшләгән районнарны атады.

«Татарстан – илкүләм «Пушкин картасы» проекты буенча лидерларның берсе. Шул ук вакытта картаны алучыларның 68,3 проценты карта лимитында каралган акча күләмен тулысынча файдаланмаган», – диде ул йомгаклау докладында.

«Барлык муниципаль районнардан, бигрәк тә Ютазы, Спас һәм Тәтеш районнарыннан, бу юнәлештә эшне көчәйтүләрен сорыйм. Бу сезнең бюджеттан тыш чыганак», – диде министр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында мәдәният министрын җөпләп, «Безнең кайбер муниципалитетларның активлыгы җитмәве дә әйтелде. Бу - яшь буынны тәрбияләү. Ата-аналар белән дә эшләргә кирәк. Игътибар итсәк иде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ил җитәкчелегенә «Пушкин картасы» кебек әһәмиятле проект өчен рәхмәт сүзләре әйтте. «Мондый мөмкинлекнең моңарчы булганы юк иде. Хәзер барлыкка килде», – диде ул.

Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда «Пушкин картасы» программасына потенциал катнашучыларның саны 337 меңгә якын. Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, шулардан 230 101 граждан мобиль кушымта аша «Пушкин картасын» ачкан.

Татарстан «Пушкин картасын» куллану буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында.

  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы «Казан Экспо» залында узды.
  • Коллегиядә чакырылган кунаклардан Мәскәү Хөкүмәте министры, Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты җитәкчәсе Александр Кибовский, «Роскультцентр» директоры Марина Абрамова, Россия мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев һәм башкалар катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100