news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова Татарстан Рәисе өчен «Алтын битлек» махсус премиясен кабул итеп алды

Ирада Әюпова Татарстан Рәисе өчен «Алтын битлек» махсус премиясен кабул итеп алды
Фото: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми каналы

Мәскәүдә Халыкара театр көнендә «Алтын битлек» махсус премиясен тапшыру тантанасы булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткәне өчен махсус премиягә лаек булды. Ул театр өлкәсендә иң абруйлы бүләкләрнең берсе санала, Россия театры традицияләрен саклауга һәм үстерүгә шәхси өлеш кертүнең әһәмиятен искәртә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми каналы.

Бүләкне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага тапшырганда, РФ Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков болай дип искәртте:

«Әлбәттә, театр сәнгате – ул бөек актерлар, рәссамнар, драматурглар, шул ук вакытта сәнгатькә ышанган һәм аңа ярдәм күрсәтүче кешеләр дә. Узган ел без Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында бүләкләү тантанасын уздырдык. Бу - искиткеч театр, һәм, әлбәттә, Рөстәм Нургалиевич Россиянең күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, аны үстерү өчен зур тырышлык куя».

Ирада Әюпова, бүләкне кабул итеп, республика җитәкчелегенең театр сәнгатенә олы хөрмәт белән каравын һәм аның үсеше өчен максималь шартлар тудырырга омтылуын билгеләп үтте.

Министр шулай ук «Алтын битлек»нең 1999 елның 5 апрелендә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә тапшырылуын искә төшерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot