news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова обсерваторияне ЮНЕСКО исемлегенә кертү турында: Бер ил дә каршы чыкмады

Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелде. Әлеге карар Бөтендөнья мирасы комитетының Эр-Риядта узган 45нче сессиясендә кабул ителде. Утырышта катнашучы барлык илләр дә диярлек Россияне бу вакыйга белән котлады, дип белдерде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Утырышта 200гә якын илдән вәкилләр катнашты. Россияне бөтен профессиональ состав котларга кереште, ягъни барлык илләрнең дә диярлек вәкилләре яныбызга килде, зур чират җыелды. Бу безнең өчен зур мәртәбә», - диде мәдәният министры Согуд Гарәбстаныннан кайтканнан соң журналистларга.

Ул билгеләп үткәнчә, Согуд Гарәбстанында Татарстанга, тулаем алганда Россиягә дә бик зур хөрмәт белән карыйлар. «Безнең ислам дөньясы илләре белән яхшы элемтә булдырылган. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркемен җитәкли. Боларның барысы да ислам дәүләте территориясендә безнең делегациягә бик тә ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтелүенә йогынты ясады», - дип искәртте министр.

Әюпова сүзләренчә, әгәр карар кабул итүче бер генә ил булса да каршы чыкса, «әлеге процесс озакка сузылыр иде». Әмма Татарстан делегациясенең дәлилләрен тыңлаганнан соң, хәтта безгә «дус булмаган» биш ил дә – Япония, Бельгия, Греция, Болгария, Италия – номинацияне кабул иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100