news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: «Нәүрүз» фестивале республиканың мәдәни төсләрен үзгәртүче вакыйга»

Ирада Әюпова: «Нәүрүз» фестивале республиканың мәдәни төсләрен үзгәртүче вакыйга»
Рузилә Мөхәммәтова

Камал театры сәхнәсендә төрки театрларның «Нәүрүз» театр фестивале Чеховның «Вишневый сад» спектакле белән ачылды. Спектакль алдыннан катнашучыларны мәдәният министры Ирада Әюпова һәм шәрәфле кунаклар сәламләде.

«Мин «Нәүрүз» фестиваленең ике елга бер тапкыр үтүче мәдәни чара гына булып калмыйча, республиканың мәдәни төсләрен үзгәртүче вакыйга булуына бик шатмын. Казанда тормышка ашучы проектлар Казанны зур театраль казанга әверелдерде», - диде мәдәния министры Ирада Әюпова.

Ул яңа гына үткән «Горький+», «ПушкинФЕСТ» фестивальләрен искә алды һәм Татарстан Республикасы Рәисенең сәламләү сүзләрен укыды.

«Быелгы фестиваль Төньяк Кавказ халыклары театрларына багышлана - безне искә төшерүгезгә күңел сөенә. Казанны төрки халыкларның мәдәни башкаласы дип саныйм. Бу фестивальдә катнашу безгә дәрәҗә», - диде Төньяк Кавказ театрлары берлеге җитәкчесе, Горький исемендәге рус драма һәм Салаватов исемендәге кумык театры директоры Искәндәрбек Тулпаров.

«Мин әле «Нәүрүз» театр фестиваленең совет чорында туып Урта Азиядә үткән вакытларын, аннары аның Казанга күчеп урнашып калуын да хәтерлим. «Нәүрүз» шәһәрне үзгәртте, ә шәһәр - «Нәүрүз»не. Фестивальнең Казан белән очрашуы төрки халыкларның театраль тормышына, Казанның театраль тормышына һәм гомумән театр сәнгатенә үзгәреш кертте», - дип сөйләде театр тәнкыйтьчесе Анна Степанова.

Беренче көнне фестиваль кысаларында «Әкият» курчак театрында «Адәмнәр» спектакле, ТЮЗда Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән «Книга силы» мультимедиа мюзиклы, «МОҢ» театр мәйданчыгында «Әңгәмә» спектакле күрсәтелде.

Ә Камал театрының зур залында рәсми ачылу тантанасыннан соң быелгы хэдлайнерларның берсе булган Драма сәнгате мәктәбенең «Вишневый сад» спектакле күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100