Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова: Музыкаль-драма театры ачу юнәлешендә җәмәгатьчелек белән киңәшәбез
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Мәскәүдә ГИТИС чыгарылышлары белән очрашуында Камал театры бинасы һәм музыкаль-драма театры темасы күтәрелгән.
«Шушы очрашуда Рөстәм Миңнеханов безгә бу мәсьәләдә гаммәви фикер алышулар оештырырга йөкләмә бирде. Ул безгә музыкаль театр кирәклеге белән килеште. Безнең хәзер профессиональ сәхнәгә менгезерлек кирәк кадәр материал бар», диде бүген Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда.
Ул Камал театрының хәзерге бинасында Музыкаль-драма театры ачу перспективасы буенча милли җәмәгатьчелек, республика халкы һәм экспертлар белән фикер алышулар булачагын җиткерде.
«Әгәр дә бу барып чыга икән, мәдәният тармагындагы чираттагы хыялым тормышка ашачак», диде Ирада Әюпова.
Министр моның кайчан булачагы турында төгәл мәгълүмат бирмәде. «Башта Камал театры өчен яңа бинаны төзеп бетерәсе бар», диде ул.
«Бу бик җиңел процесс түгел. Башта фикер алышулар уздырып, тәкъдимнәребезне республика җитәкчесенә җиткерәбез. Барысы да уңай хәл ителсә, фактура, штат расписаниесе, репертуар мәсьәләләрен карап, музыкаль-драма театры оештыру юнәлешендә эшләячәкбез», дип дәвам итте ул.
Журналистлар белән мәдәният министрының чираттагы очрашуы Әүхәдиев исемендәге Казан Музыка училищесы бинасында үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз