Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова: Муса Җәлил һәм җәлилчеләр исеме Россия тарихында мәңгелеккә язылган
Бүген Казанда Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу митингы булды. Ул Казан Кремле янындагы аның һәйкәле янындагы мәйданда мәртәбәле кунаклар, әдәби интеллигенцияне җыйды. 1944 елның 25 августында фашистлар суды Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне гильотинада җәзалап үтергән. Хәтер митингында Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова, әдипнең кызы Чулпан Җәлилова һәм башкалар чыгыш ясады.
«Муса Җәлил һәм җәлилчеләр исеме Россия тарихында мәңгелеккә язылган. Аларның исеме бөтен дөньяга билгеле. Аларның батырлыгы киләчәк буыннар өчен лаеклы үрнәк булып торыр, дип ышанабыз. Бу тарихыбызны аларга җиткерү – безнең бурычыбыз. Муса Җәлил – үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлаган шагыйрь дә, көрәшче дә, каһарман да. Аның шәхси уйлары, иң якыннарына төбәлгән өмете фронтта язган шигырьләрендә күренә», – диде министр.
Шулай ук министр бүген Туфан Миңнуллинны дә искә алуларын әйтте.
«Бүгенге көн башка вакыйга белән дә истәлекле. Драматург һәм язучы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел. Бүген дә, 30 август көнне узачак республика көнендә дә аңа багышлап истәлекле чаралар узачак. Аның да иҗаты мәңгелек безнең күңелләрдә калачак. Яшәсен әдәбиятебез, яшәсен телебез, яшәсен халкыбыз һәм илебез. Барыгызга да зур рәхмәт. Бәйрәм белән сезне. Бүген хәтер көне, ләкин ул барыбер дә безнең өчен бәйрәм көне», – дип ассызыклады чыгышы вакытында Ирада Әюпова.

Хәтер тантанасы ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла чыгышы белән дәвам итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз