news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова «Мин татарча сөйләшәм»не оештыручыларга: Сүзләрегез һәм эшләрегез килешә

Ирада Әюпова «Мин татарча сөйләшәм»не оештыручыларга: Сүзләрегез һәм эшләрегез килешә
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Казан Кремленең Гавәми урыннарында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе башланды. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова яшьләрне сәламләде.

«Татар теле бәйрәме белән котлыйм сезне. Нәрсә ул сүз? Телебез нигезендә сүз ята. Телне саклар өчен сүз генә түгел, эшләр кирәк. Мин сезгә рәхмәтле – эшләрегез бик күп. Сүзләрегез һәм эшләрегез килешә. Киләсе елда тагын да күбрәк кеше булыр, һәм тагын да күбрәк кеше «мин татарча сөйләшәм» дип әйтер», – диде ул.

Аннан лотереядә мәдәният министры бүләге – театраль турга ике кешелек сертификат уйнатылды.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел беренче тапкыр Казан Кремлендә уза. Концертны Yummy Music төркеме һәм Илгиз Шәйхразыев башлап җибәрде.

Кичә дәвамында «АлияНур, «Дышать», «Искан», «Gauga», «Qaynar» төркемнәрен ишетеп булачак. «Juna» төркеме һәм Сәидә Мөхәммәтҗанова махсус премьера тәкъдим итәчәк.

Шулай ук, акция барышында «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырылачак.

Акция кысаларында уза торган мәктәпләр бәйгесенең җиңүчеләре дә бүләкләнде. Катнашучылар социаль челтәрдә берәр тарихи шәхеснең сәхифәсен булдырырга һәм аның исеменнән алып барырга тиеш иде.

Азнакайның 4нче лицее һәм Казанның 9нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе III урынны алды. II урынга Саба районы Эзмә авылы мәктәбе һәм Апас районы Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе лаек булды. Әлмәтнең 2нче лицее һәм Яшел Үзәннең Пушкин исемендәге лицее I урынны алды.

  • «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе беренче тапкыр 18 ел элек – 2006 елда Казанның Бауман урамында оештырылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100