Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова: Мәдәнияттә нәтиҗә икенче көнгә үк була алмый, вакыт узарга тиеш
Татарстанда үткән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына бер еллык эш буенча нәтиҗә ясау дөрес түгел дип саный Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.
«Елның төп максаты мәдәни мираска, гореф-гадәтләргә игътибар юнәлтү иде. Мәдәнияттә нәтиҗә икенче көнгә үк була алмый, күпмедер вакыт узарга тиеш. Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елының төп мәгънәсе булып, үзебезнең тамырларыбызны тану тора дип әйтсәк иң дөресе булыр. Кем без, каян килдек, безнең тарихибыз нинди, кайсы гореф-гадәтләребез бар – һәр кеше үзе өчен моны аңласа иде», – диде ул ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.
«Күп кенә проектларыбыз шушы үзаңны формалаштыруга багышланган. Быелгы ел безнең өчен бик әһәмиятле булды. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан быел 5000нән артык чара үткәрдек. Алар Казанда гына түгел, кечкенә авыллардан башлап республикабыздагы шәһәрләрне колачлады», дип дәвам итте министр.
Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, быелгы елның иң зур мәдәни проектларының берсе – «Мәдәни башкала» проекты. 90 меңнән артык кеше онлайн караган, 50 меңнән артык тамашачы килгән.
«Без бу чараларда тамырларыбыз турында сөйләштек. Патриотизм үз тарихыңны белүдән башлана. Тамырларын белмәгән манкорт патриот була алмый. Андыйлар ватаны кайда булуын да аңламый. Бу проектның төп миссиясе – кешеләрнең игътибарын кече ватанга юнәлтү иде», диде ул.
Ирада Әюпова 2023 елның «Ел вакыйгасы» дип Фешин исемендәге Сынлы сәнгать училищесы реставрациясен, Буа театры өчен яңа бина ачылуны һәм ЦУМ базасында Халык сәнгать һөнәрчелеге үзәге ачу карарын санап үтте.
«Халык сәнгать һөнәрчелеге үзәге ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күзаллавы буенча Халыкара һөнәр үзәге. Миңа калса, бу преспективалы юнәлеш. Бу үтеп бара торган елның төп нәтиҗәләренең берседер», дип нәтиҗә ясады Ирада Әюпова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз