news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлый

Ирада Әюпова мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлый
"Татар-информ"/архив

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

«Күпкырлы иҗатыгыз, дәртегез, армый-талмый хезмәт итүегез өчен ихластан олы рәхмәтемне җиткерәм», диелгән министрның мәдәният хезмәткәрләренә, сәнгать эшлеклеләренә, ветераннарга адресланган тәбрикләү сүзләрендә.

«Киләчәктә дә Сезгә иҗади көч, илһам, бетмәс текәнмәс рухи байлык, күңел күтәренкелеге, кыю фикерләрне тормышка ашыруда уңышлар, бәхет һәм иминлек телим! Даими иҗади табышларалга таба да безнең мәдәни традицияләребезне саклауга һәм арттыруга юнәтелер, дип ышанам», диелгән котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100