news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова: Креатив фикерләү безне конкуренциягә сәләтле итә

ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың матбугат вәкилләре белән традицион Яңа ел очрашуы Сәйдәш музеенда узды. Әюпова министрлыкның яңа елдагы стратегиясе, конкуренцияне саклап калу юллары турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Ирада Әюпова: Креатив фикерләү безне конкуренциягә сәләтле итә
Фото: «Татар-информ»

«Безнең бернәрсә дә үзгәрмәде. Шул ук 5 «К»: креативлык, коммуникацияләр, кооперация, капитализация һәм компетенция – ничек бар, шулай калды. Стратегиягә техник төзәтмәләр кертелгәч тә, бөтен кешедән интервью ала-ала, шул стратегия турында да яздылар – югыйсә, ул бит үзгәрмәгән иде. Чөнки нәкъ менә креатив фикерләү 10-15 елдан безнең конкуренциягә сәләтлелегебезнең төп потенциаль ресурсы булып тора.

Бүген «креатив индустрия» төшенчәсен яктыртуда дилетантлык күп. Бу темага мин тулы бер лекция укый алам. Сез картина сатып алсагыз, аның бәясен киндер һәм буяулар белән бәяләмисез, сез аны зәвыгыгызга туры килүдән чыгып аласыз. Креатив индустрияләр икътисады шуннан чыгып төзелә. Беренчедән, кешеләрне кыйммәтне аерырга өйрәтергә кирәк, икенчедән, кешеләр арасында элемтәләр тудырырга кирәк: автор – тамашачысын, тамашачы авторын табарга тиеш. Бүген роботизация шартларында бу мөһим: чөнки технологияләрнең күп нәрсәне кысып чыгара баруын күрәбез. Ясалма фәһем җыр да яза, әмма бу башка тема. Креатив фикерләү безне конкуренциягә сәләтле итә. Иҗадилык ул иррациональ. Безнең иррациональлек безне кеше итә. Артык рациональ булсак, алга китеш булмас...» – ди ул.

Ирада Әюпова белән очрашуда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot