Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова китапханәләрне сыйфатлы әдәбият белән тәэмин итү проблемасын күтәрде
Мәдәният министры Ирада Әюпова Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында китапханәләрне сыйфатлы әдәбият белән тәэмин итү проблемасын күтәрде.
«Китапханәләрне сыйфатлы әдәбият белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала. Минемчә, комплектаторлар алдында торган сыйфатлы әдәбият сайлау проблемасы безнең республикага гына хас мәсьәлә түгелдер. Әдәбият туплаганда деструктив эчтәлекле, Россия тарихын фальсификацияләү һәм дискредитацияләү омтылышлары булган әдәбиятка юлыгу куркынычы бар», диде ул үз докладында.
Ирада Әюпова Россия мәдәният министры Ольга Любимовага мөрәҗәгать итеп, бу эшчәнлек өчен үзәкләштерелгән система булдыру кирәклегенең әһәмиятен әйтте. «Илнең эре федераль китапханәләре базасында эксперт советлары булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез. Алар ярдәмендә китапханә фондларына алу өчен тәкъдим ителгән китаплар исемлеге формалаштырылса иде», диде ул.

- Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова һәм башка зур кунаклар катнашында Камал театрының яңа бинасы рәсми ачылды. Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз