news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Кинофестиваль максатларының берсе – фильмнарны прокатчыларга җиткерү

Ирада Әюпова: Кинофестиваль максатларының берсе – фильмнарны прокатчыларга җиткерү

Мәдәният министры Ирада Әюпова Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең мөһим юнәлешләренең берсе дип катнашкан фильмнарны прокатчыларга җиткерү максатын атый.

«Бу кинофестиваль киләчәге өчен әһәмиятле юнәлеш. Фестивальнең төп бурычларының берсе фильмның сәнгати кыйммәтен билгеләү генә түгел, аның алга таба язмышын билгеләү дә», – диде министр Казан кинофестивале ябылу тантанасы алдыннан журналистларга.

«Моны, беренчедән, лаеклы прокатчылар, икенчедән, матбугат белән аралашу, аеруча халыкара журналистлар, профессиональ кино басмалары аша эшләп була», – дип дәвам итте ул.

Ирада Әюпова Министрлар Кабинетында җыелып кинофестиваль нәтиҗәләре буенча фикер алышынуын әйтте. Утырышта катнашучылар беренче чиратта фильмнарның профессиональ сайлануын, киң географиясен билгеләп үткән. Әмма мәгълүмати яктырту ягын көчәйтергә кирәклеге билгеләп үтелгән.

«Бер кызыклы тәкъдим бар – берәр илне партнер итеп алырга мөмкин. Бу гарәп илләренең берсе булырга мөмкин. Бу партнерлык мәгълүмати яктырту ягына да карый. Безнең кинофестивальдә күрсәтелгән фильмнар киң прокатка лаеклы эшләр», – диде ул.

  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казан Ратушасында ябылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100