Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова: «KazanForum» да мәдәният министрлары съездында 38 рәсми делегация катнаша
XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләренең мәдәният министрлары съездында 28 илдән һәм 4 халыкара оешмадан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, ИСЕСКО, ОИС каршындагы РФ даими вәкиллеге, Гарәп дәүләтләре лигасыннан 38 рәсми делегация катнашуы көтелә.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Министрлар Кабинетындагы брифингта шулай дип белдерде.
Ул ИСЕСКО Генераль ассамблеясенең (мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы) алдагы утырышында Казанга ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын бирү карары кабул ителгәнен искәртте. «Безнең өчен бу – зур мәртәбә», – диде Ирада Әюпова һәм Татарстан мәдәниятен төрле илләрдә күрсәтү эше алып барылганын искәртте.
Мәдәният министры төрле илләрнең ике яклы бизнесы үсешендә мәдәни багланышларның әһәмиятен билгеләп узды.
«14 дәүләттән, шул исәптән Азәрбайҗан, Мисыр, Иран, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстаннан - мәдәният министрлары, башка илләрдән мәдәният министры урынбасарлары киләчәк. Форум Россия мәдәният министры Ольга Любимова җитәкчелегендә узачак», – диде Ирада Әюпова.
«KazanForum» кысаларында ИСЕСКО Генераль ассамблеясе съезды үтә. Шулай ук Уникаль осталык үзәгендә чара көтелә. «Мәдәни багланышлар контекстында Ислам мирасы: заманча дөньяда музейлар роле» сессиясе 15 майда оештырыла. Ислам дөньясында кинематографлар темасына сессия көтелә.
17 майда исә ЮНЕСКО объекты – Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында Изге Болгар җыены узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз