Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова: «Каракүз» фестивале горурлык хисе тудыра
Әлмәттә 17 июльдән 2 августка кадәр «Каракүз» этно-модерн фестивале узачак. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова төрле мәдәни чараларның ватанпәрвәрлек, горурлык хисе уятуда әһәмиятен билгеләп узды.
«Каракүз» фестивале – шундыйларның берсе. Әлеге фестиваль горурлык хисе тудыра», – диде Ирада Әюпова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат очрашуында.
Әйтергә кирәк, фестиваль республиканың иң зур мәдәни вакыйгаларының берсенә һәм Әлмәтнең визит карточкасына әверелде.
«Каракүз» программасына этнофестиваль, гастрофестиваль, заманча хореография, заманча һәм урам театры, урам мәдәнияте, рәсем сәнгате, орган музыкасы, джаз һәм автор җырлары фестивальләре кергән. Шулай ук «Модалы Әлмәт» проектлары, «Кладовка» экология фестивале, «Смена» китап фестивале һәм башка чаралар планлаштырылган. Экофестиваль турында әйткәндә, Ирада Әюпова аның куллану культурасына багышланганын билгеләп узды. «Бездә бәрәкәт дигән сүз бар, менә шул рәвешле һәрнәрсәне бәрәкәтле куллану турында сөйләү мөһим», – диде Ирада Әюпова.
Министр әйтүенчә, «Каракүз» кызыклы, креатив, стандарт булмаган тәкъдимнәре белән әһәмияткә ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз