news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова: Интернет үсеше дөреслекне раслау системасын югалту трендын барлыкка китерде

Ирада Әюпова: Интернет үсеше дөреслекне раслау системасын югалту трендын барлыкка китерде
Фото: dumrt.ru

17-19 декабрь көннәрендә Казанда бертуган Кәримовлар типографиясенең 125 еллыгы уңаеннан «Музей белеме: Идел белән Дагыстан арасында басма һәм интеллектуаль бәйләнешләр» исемле конференция уза. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Милли музее тарафыннан оештырыла.

Тантаналы ачылышта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова интернет үсеше шартларында белемнең дөреслеген раслау какшавын искәртеп, конференциянең төрле мәдәниятләр һәм буыннар арасында диалогны саклау өчен дөреслекне верификацияләүнең әһәмияте мәсьәләсен күтәрергә тиешлеген ассызыклады.

«Хәзер кешелек дөньясы катлаулы чор кичерә. Интернет үсеше ике тискәре тренд барлыкка килүгә китерде: дөреслекне раслау системасын югалту һәм, дөрес белемгә зыян китереп, бәяләмәләр белән аргументацияләү. Бу трендлар үзара бәйле. Кешеләр һәм буыннар арасындагы заманча аралашу системасында мәгънәләр һәм аларның вербализациясе еш кына төрле яссылыкта була. Аргументация (бигрәк тә яшь буында) еш кына дөрес булмаган, ялган чыганакларга таяна. Бу диалог мәдәниятен җимерә», – ди ул.

Министр фикеренчә, мондый шартларда әлеге конференциянең максаты аеруча мөһим. «Әлеге конференция – дөреслекне верификацияләү темасын күтәрергә кирәк булган мәйданчык ул. Шул очракта гына төрле мәдәниятләр һәм буыннар арасында тулы кыйммәтле диалог мөмкин», – ди Ирада Әюпова.

Татарстан Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов әлеге фәнни җыенның ике юнәлешен билгеләде. «Без бу конференцияне, бер яктан, татарларда полиграфияне беренче креатив индустрия буларак карау өчен, икенче яктан — Төньяк ислам дөньясы башкаласы буларак кулъязма мирасыбызның байлыгын ачу өчен уйладык», – ди ул.

Аның сүзләренчә, конференция кысаларында фондларның ачык күрсәтелүе киләчәктә яңа тикшеренүләргә этәргеч булачак. «Бүген ачылган фондлар илнең төрле фәнни үзәкләреннән килгән галимнәр өчен яңа тикшеренү мөмкинлекләре ача. Биредә Мәскәү, Уфа, Дагыстан һәм Казаннан вәкилләр җыелды, – дип сөйләде ул.

Фәнни конференция кысаларында беренче лекцияне Г.Камал театрында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде. Лекция татар дин белгечләренең Коръән фәннәрен үстерүгә керткән өлеше, татарларда Коръән басу традицияләре һәм аларның хәзерге замандагы әһәмиятенә багышланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot