news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова: Иҗатчының амбицияләре максатчан аудитория белән генә чикләнергә тиеш түгел

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова традицион матбугат очрашуын уздырды. Анда ул республикада узучы зур проектларга карата үз фикерен белдерде.

Ирада Әюпова: Иҗатчының амбицияләре максатчан аудитория белән генә чикләнергә тиеш түгел
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

«Регионара проектлар өйрәнү өчен кирәк, югыйсә үз согыбызда кайный башлыйбыз. Иҗатчының амбицияләре максатчан аудитория белән генә чикләнергә тиеш түгел. Роман язсаң, замандашлар өчен генә түгел, синнән соң яшәүчеләр өчен дә булырга тиеш. Локализация белән чикләнү дөрес түгел. Без тарихи яктан да кызыклы урынга урнашканбыз, безнең аша күпме сәүдә юллары узган.

Татар халкының көчле ягы – үзтәңгәллегебезне югалтмыйча, башкалардан яхшының өлгесен алу. Бүген андый зур чаралардан яхшысын үрнәккә алырга кирәк. «Беркемне кертмим» дип, ябылып яту дөрес түгел. Без ачык булырга тиеш.

Мин, һәр мәдәни чарада булып, аны язган һәм конструктив тәнкыйте дә булган һәркемгә рәхмәтле. Конструктив эксперт бәясе әһәмиятле. Без халыкара чаралар өчен мәйданчык булып та үзебез булып кала алабыз – бу безнең көчле ягыбыз», – ди ул.

Мәдәният мнистрының матбугат очрашуында әйткән фикерләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot